ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яшьләрне җитештерү өлкәсенә тарту эшендә POZIS аерым бер эшчәнлек алып бара. Бу эшчәнлек Зеленодольск белән генә чикләнми. Мәсәлән, 2014 елның ноябрендә Казанның 122 номерлы урта мәктәп укучылары заводта булып каттылар. Компания җитәкчелеге балалар һәм ата-аналар өчен заводның суыткыч җиһазлары җитештерүендә Ачык ишек көннәре акциясен үткәрде.
Мәктәп укучыларына төп суыткыч җитештерү участокларын күрсәттеләр. Предприятие белән танышу кадрлар әзерләү үзәгенең укыту классында дәвам итте. Анда балаларга завод турында берничә фильм күрсәттеләр.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 12–14 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь республикасына эш визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – республиканың нефть, газ химиясе һәм машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре.
Әлеге эш визиты 2004 елның 23 июнендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасындагы сәүдә–икътисадый, фәнни – техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Визитның максаты – Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба үстерү.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014  елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры  урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә 2014 елның 3–5 декабрендә Казанда «Машина  төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» халыкара күргәзмәне һәм «TechnoСварка» махсуслаштырылган күргәзмәне үткәрү мәсьәләләренә багышланган оештыру киңәшмәсе уздырды. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип көтелә.

Күргәзмәләр эшендә Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка регионнарының машина төзелеше предприятиеләре, Кытайдан, Чехиядән, Италиядән һәм Швециядән чит ил компанияләре һәм республиканың әйдәп баручы уку йортлары катнашачаклар. 


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 9 ноябрендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов полигонда «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары белән очрашты. «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллида катнашачак. Республика җитәкчесе шулай ук «Дакар» раллида катнашучы автомобильләрне карап чыкты.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Чехиянең "АЛТА-Инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станоклары җитештерү турындагы меморандум имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "АЛТА" компаниясе идарә рәисе Владимир Плашил кул куйды.
Меморандум Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия сәнәгать министры Ян Младек катнашында имзаланды.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
1 ноябрьдә Казанда «Наше время – Безнең заман» Татарстанның эшче яшьләрнең II республика телевизион фестиваленең гала–концерты узды. Концерт барышында бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Фестивальнең сайлап алу турлары сентябрь һәм октябрь айларында республиканың өч зона округында үтте. Иң көчле командалар 29–31 октябрьдә Казанда узган суперфиналда очраштылар. Финалга барлыгы 17 команда үтте.

31
октябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 1 ноябрендә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында Татарстанның эшче яшьләр иҗаты Икенче Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узачак. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Созвездие–Йолдызлык» оешмасы белән берлектә оештырылды.
Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә сентябрь–октябрь айларында уздырылды.

2014 елның 31 октябрендә “Казан ярминкәсе”ндә ААҖ “Мода һәм стиль. Казан - Көз” 26 махсуслаштырылган җиңел һәм текстиль сәнәгать товарлары күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды. Казанда уздырылган әлеге күргәзмә эшендә Татарстан, Идел буе регионнары, Мәскәү, Санкт- Петербург, БДБ илләре һәм Төркиядән 130 предприятие һәм эшмәкәр катнаша.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында “Текстиль өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү” түгәрәк өстәле узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, текстиль продукцияне җитештерүче Төркия компанияләре вәкилләре, Татарстанның сәүдә челтәрләре һәм махсуслаштырылган ассоцияацияләр вәкилләре катнашты.

2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән булган очрашуда катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сәфиуллин Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы электр энергетика субъектларын 2014–2015 еллар кышкы–көзге чорга әзерләнү барышында Россия Федерациясе энергетика министрлыгындагы киңәшмәдә катнаша. Киңәшмәдә шулай ук ЕЭСта режим–баланс вәзгыяте, электр энергетика объектлары җиһазлырының техник торышы, электр энергетика күәтләре базарларының 2014–2015 елларда эшләү мәсьәләләре каралачак. Киңәшмә Россия энергетика министры – электр белән тәэмин итүнең иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе (Федераль штаб) рәисе А.В.Новак җитәкчелегендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International