ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 12 декабрендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «КАМАЗ» автозаводы төзелешен башлап җибәрүгә 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Чаллының Орган залы каршындагы мәйданда «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсе оештырылды, холлда кунаклар игътибарына «КАМАЗ» ААҖ тарих музее экспозициясе тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында уникаль документлар, көнкүреш предметлары, заводны төзи башлаганнарның беренче махсус эш киемнәре һәм башкалар бар иде.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «ПО «ЕЛАЗ» җитештерү берләшмәсе” ААҖ предприятиедә Лин–технологияләрен (“Сакчыл җитештерү” технологияләрен), энергияне һәм ресурсларны саклау технологияләрен, хезмәт җитештерүен үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышу максаты белән региональ, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында матбугат туры оештырылды.
Журналистлар предприятие җитәкчеләре белән очрашу барышында берләшмәнең төп эшчәнлек юнәлешләре һәм алдынгы идарә технологияләрен кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Генераль директор Камил Галимов ассызыклаганча, “Алабуга автомобиль заводы” җитештерү берләшмәсе” ААҖ республика автомобиль кластерының авыл хуҗалыгы өчен һәм махсус техника җитештерүчесе булып тора. Предприятие тракторлар, юл төзелеше һәм коммуналь тармак өчен махсус техника, шулай ук нефть, газ чыгару тармагы өчен махсус техника чыгара.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татмедиа” республика агентлыгы тарафыннан “Татспиртпром” ААҖнә компаниянең контрофакт продукция белән көрәшү һәм импортка алмаш табу өчен конкурентлылыкка сәләтле продукция чыгару эшчәнлеге белән танышу өчен матбугат туры оештырылды. Программа кысаларында “Татспиртпром” җитәкчелеге федераль, региональ һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Бүгенге көндә “Татспиртпром” берләшмәсе 50 төр продукция – елына 7 млн.декалитр чыгара торган Татарстан Республикасында ике спирт, өч ликер- аракы заводы, Казанда вино заводын үз эченә ала.
2010 елдан компания актив рәвештә җитештерү күәтенең модернизациясен һәм оптимизациясен үткәрә. Бүгенге көндә Мамадыш спирт заводының тулаем техник яңартып кору эше төгәлләнде. Түлаем инвестицияләр күләме 460 млн.сум тәшкил итте. Компаниянең тагын 2 млрд.сумлык бер проекты – тәүлегенә 10 000 декалитр ректификованыйлы спирт чыгара торган яңа Усад спирт заводын төзү. Заводны 2015 елның беренче яртыеллыгында эшләтеп җибәрергә планлаштырыла.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 8 һәм 9 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Эшлекле Лига” компанияләр төркеме ярдәмендә “Җиңел сәнәгать: конкурентлылык сәләтлегенә юнәлеш" форумы узды.
Форумда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, башкарма хакимият органнарының федераль һәм региональ вәкилләре, бизнес–оешмалар җитәкчеләре катнаштылар. Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе, “Алабуга” махсус икътисадый зона, «БРОССКО» ҖЧҖ вәкилләре.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар ENES Бөтенроссия бәйгесенең региональ җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйгенең республика җиңүчеләре арасында:
“Энергия нәтиҗәлелегенең демонстрацияләү үзәгенең иң яхшышы” номинациясендә Казан дәүләт энергетика университеты (ректоры – Абдуллаҗанов Эдвард);
“Җәмәгать транспортында энергияне саклау өлкәсендә иң яхшы проект” номинациясендә «Метроэлектротранс» МУП (генераль директоры – Галявов Әсфан);
”Иң яхшы “Энергия нәтиҗәле йорт” номинациясендә “Уютный дом” идарә итү компаниясе ҖЧҖ”, Казан шәһәре, (генераль директоры - Нуриев Марат);
“Иң яхшы “Энергия нәтиҗәле офис” ҖЧҖ “Савиново- 54”, Казан шәһәре” (директоры – Салихов Фәнил);


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 8 декабрендә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 600 МВт көчле бүлү подстанциясе эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, МИЗ һәм “Алабуга” МИЗ резидент –компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Яңа подстанция резидент-компанияләрне энергия саклау ышанычлыгының иң югары – беренче категория дәрәҗәсен тәэмин итәчәк. Беренче категория буенча тоташтыру, электр энергиясе белән тәэмин итү тукталса, тәэмин ителеш икенче чыганактан дәвам ителәчәк. Шулай итеп, МИЗ резидент-компанияләрнең электр көче үзгәрү куркынычлыгын киметә, нәтиҗәдә, җитештерүне брак булудан саклый.
2014 елның 6 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” бөтендөнья форумының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Форум эшендә Россиянең 54 регионыннан һәм чит илләрдән татар эшмәкәрләре катнаштылар.
Форумда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов доклад белән чыгыш ясады. Ул республиканың халыкара һәм регионара сәүдә–икътисадый хезмәттәшлегенең нәтиҗәле үсешен ассызыклады һәм Татарстанның сәнәгать потенциалын үстерүдә ярдәм итүче мөһим инструментларын, сату базарын киңәйтү ысулларын атады. “Татарстанның сәүдә хезмәттәшләре саны 130 җитә. Төркия, Чехия, Нидерланд, Италия, Польша, Германией, Финляндия, Венгрия илләре белән инвестицион һәм сәүдә–икътисадый хезмәттәшлек актив үсә. 2013 елда Татарстанның регионара сәүдә әйләнеше 509 млрд. сум тәшкил итте. Мәскәү, Ленинград, Самара, Чиләбе өлкәләре, Башкортостан Республикасы белән элемтәләр нәтиҗәле үсә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы сәүдә–икътисадый һәм фәнни–техник хезмәттәшлек итү турындагы килешүләрне Россиянең 69 регионы белән төзеде”, –дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 3-5 декабрендә Санкт-Петербург Вице-губернаторы Михаил Мокрецов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург делегациясе Татарстан Республикасына визиты узды. Визит кысаларында Санкт –Петербург делегациясе Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты, яклар хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Делегация әгъзалары Казанда югары технологияләр өлкәсендә - IT-паркта, “Химград” технополисында, Спортның су төрләре сарае һәм “Казан-Арена” футбол стадионында булдылар. Санкт-Петербургның эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасының предприятиеләр һәм оемалар вәкилләре катнашындагы эшлекле элемтәләр биржасында катнаштылар.
2014 елның 4 декабрендә "Татнефть” ААҖ нефть химиясе комплексының предприятиеләрен федераль, региональ, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре карадылар. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татамедиа” ААҖ һәм “Татанефть” ААҖ мәгълүмат хезмәте тарафыннан оештырылган “Татнефть” нефть химиясе комплексына әлеге мәгълүмат туры “Татарстаныкын сатып ал” акциясе кысаларында үткәрелде. Чарада ТРК «Казань», «Интерфакс», ТАСС, «Прайм-тайм», РБК, «Интертат», «Татарстан Республикасы», «Ватаным Татарстан», «Ведомости», «БИЗНЕС Online» һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Җитештерү объектларын карау алдыннан, журналистлар өчен брифинг үткәрелде. Алар “Татанефть” нефть химиясе комплексы җитәкчелегенә кызыксыну уяткан сораулар бирделәр.
2014 елның 5 декабрендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” белән берлектә “Икеяклы сәүдә-икътисадый элемтәләрне җәелдерүдә Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләрдәге Татарстанның эшлекле хезмәттәшләренең роле” түгәрәк өстәле узды.
Түгәрәк өстәл эшендә 261 кеше, шул исәптән, 201 – Россия регионарыннан һәм чит илләрдән, һәм 60 кеше – Татарстан Республикасы оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International