«Алабуга» МИЗ энергия саклауның иң югары ышанычлылык дәрәҗәсенә иреште

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
2014 елның 8 декабрендә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 600 МВт көчле бүлү подстанциясе эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, МИЗ һәм “Алабуга” МИЗ резидент –компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Яңа подстанция резидент-компанияләрне энергия саклау ышанычлыгының иң югары – беренче категория дәрәҗәсен тәэмин итәчәк. Беренче категория буенча тоташтыру, электр энергиясе белән тәэмин итү тукталса, тәэмин ителеш икенче чыганактан дәвам ителәчәк. Шулай итеп, МИЗ резидент-компанияләрнең электр көче үзгәрү куркынычлыгын киметә, нәтиҗәдә, җитештерүне брак булудан саклый.
Яңа бүлү 110 кВ подстанция ике электр чыганактан 350 МВт электр энергиясен ала – «Тойма-2» (100 МВт) һәм «Щелоков-500» (250 МВт) подстанцияләреннән. Киләчәктә бүлү подстанциясе Алабуга ТЭЦтан өстәмә 218 МВт электр энергиясен алачак. Подстанцияснең тулаем көче 600 МВт тәшкил итә.
Объект максималь рәвештә автоматлаштырылган – бер үк вакытта анда ике оператор гына эшли. Подстанциянең гомуми бәясе 1,5 млрд. сум тәшкил итте.
Бүлү подстанциясен ачуда чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады. Бүген «Алабуга» МИЗ электр белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә ышанычлы булырга тиеш, һәм мин ышанам ки, бу безнең махсус икътисадый зонаның кокурентлылыкка сәләтен шактый арттырачак”, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International