Татарстан делегациясе “Җиңел сәнәгать: конкурентлылык сәләтлегенә юнәлеш" форумында катнаштылар

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
2014 елның 8 һәм 9 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Эшлекле Лига” компанияләр төркеме ярдәмендә “Җиңел сәнәгать: конкурентлылык сәләтлегенә юнәлеш" форумы узды.
Форумда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, башкарма хакимият органнарының федераль һәм региональ вәкилләре, бизнес–оешмалар җитәкчеләре катнаштылар. Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе, “Алабуга” махсус икътисадый зона, «БРОССКО» ҖЧҖ вәкилләре.
Форум кысаларында “Җиңел сәнәгать: конкурентлылык сәләтлегенә юнәлеш" пленар утырышы узды. Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович чыгыш ясады. Үзенең чыгышында министр ассызыклаганча, хәзерге заман шартларында җиңел сәнәгать дәүләт ярдәме белән генә актив үсә ала. Шул максат белән, Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Хөкүмәт ярдәме белән тармакны стимуляцияләү максаты белән яңа финанс һәм башка инструментлар кулланырга планлаштыра. Денис Мантуров билгеләгәнчә, Россиянең җиңел сәнәгатенең халыкара системасына керүе безнең ил өчен яхшы шартларда булдыру мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International