ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Ульянда узган Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасы Янцзы елгасының өске һәм урта агымнарында урнашкан регионнарының сәүдә–икътисадый һәм гуманитар өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча Уртак эшче төркемнең рәистәшләр утырышында катнашты. Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җитәкчесе Равил Зарипов Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасы арасында икеяклы хезмәттәшлек итү өлкәсенең торышы һәм перспективалары хакында чыгыш ясады.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 22 декабре – Энергетиклар Көне! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Респубикасы энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:
“Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетиклары! Сезне һөнәри бәйрәмегез –энергетиклар Көне белән чын күңелдән котлыйм!
Энергетика комплексы – республика сәнәгатенең төп тармакларның берсе. Татарстан Республикасы икътисадында һәм социаль өлкәдә ул төп рольне уйнаучы тармак. Сезнең көчегез белән Татарстанда булдырылган ышанычлы энергетика инфраструктурасы ярдәмендә республиканың әһәмиятле тармаклары тотрыклы рәвештә үсә. Татарстанның энергетикасы республиканы электр белән тулысынча тәэмин итә, шулай ук республикада урнашкан нефть чыгаручы, нефть эшкәртүче, нефть химиясе һәм машина төзелеше сәнәгатьләренең энергетик базасы булып тора.
“Алабуга автомобиль заводы” җитештерү берләшмәсе” – республика автомобиль кластерының авыл хуҗалыгы һәм махсус техниканы җитештерүче эре завод. Пердприятие тракторлар, юл төзелеше һәм коммуналь махсус техникасын, шулай ук нефть һәм газ чыгару тармагы өчен махсус техника җитештерә.
Нефть һәм газ чыгару тармагы өчен махсус техникасы Россиянең һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсенең эре нефть компанияләренә җитештерелә. Предприятиянең партнерлары – «ГАЗПРОМ», «РОСНЕФТЬ», «Буровая компания «ЕВРАЗИЯ» һәм башкалар. Әлеге тармак өчен җиһазлар уңышлы гына Россиягә, Әзербәйҗанга һәм Казакъстанга озатыла.
Автокомпонентлар җитештерүне үстерү юнәлешендә, “ЕЛАЗ” «КАМАЗ», «УАЗ», «ГАЗ» һәм башка илнең әйдәп баручы заводлары белән хезмәттәшлеген ныгыта.

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 18 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру Академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә “Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү” халыкара фәнни–гамәли конференция үткәрелде.
Конференция хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, “Сакчыл җитештерү” принципларын һәм инструментларын нәтиҗәле куллану нигезендә җитештерү системаларын кертү, үзебезнең ил предприятиеләрдә һәм оешмаларында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә дәүләт, иҗтимагый һәм коммерция структураларның үзара эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган.
Конференция программасы кысаларында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының эре сәнәгать предприятиеләре, республиканың укыту учрежденияләре, халыкара Лин–тренерлары катнашында пленар утырыш узачак.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру Академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә “Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү” халыкара фәнни–гамәли конференциясе үткәрелә.
Конференция хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, “Сакчыл җитештерү” принципларын һәм инструментларын нәтиҗәле куллану нигезендә җитештерү системаларын кертү, үзебезнең ил предприятиеләрдә һәм оешмаларында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә дәүләт, иҗтимагый һәм коммерция структураларның үзара эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган.
2014 елның 16 декабрендә Люблянада Словения Республикасының Сәүдә–сәнәгать палатасында Татарстан– Словения бизнес–форумы узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә–икътисадый һәм фәнни–техник хезмәттәшлек итү буенча Россия–Словения хөкүматара комиссиянең рәистәше Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Словения Республикасының бизнес вәкилләре катнашты.
Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев форумда чыгыш ясап, хәбәр иткәнчә, Россия-Словения мөнәсәбәтләре динамик үсештә бара. Беренче мәртәбә 2013 елда илләр арасындагы товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил итә. Илләр арасында яхшы шартнамәчел-хокукый база булдырылган, моның нәтиҗәсендә алдагы элемтәләр өчен югары потенциал бар дип әйтергә була, диде ул.
2014 елның 20 декабрендә “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак. Ярминкәдә Татарстан Республикасының ятим калган балалар, инвалид балалар, олылар һәм өстәмә белем бирү учрежденияләре укучылары ясаган эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.
Товар сатудан кергән акча онкология авыруларыннан интегүче 18 яшьтән өлкәнрәк пациентлар өчен хосписның икенче өлеше төзелешенә юнәлдереләчәк.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 16 декабрендә Балык Бистәсе районында “Котлы-Бөкәш” 220 кВ подстанциясенең реконструкциядән соң тантаналы ачылышы узды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин, “Сетевая компания” ААҖ җитәкчелеге катнашты.
1996 елда эксплуатациягә кертелгән “Котлы-Бөкәш” 220 кВ подстанциясе Иделбуе белән Урал энергия системалары арасында бәйләүче булып торачак. Аның аша “Түбән Кама – Киндери” 220 кВ транзит уза, ул Казанны электр энергия белән тәэмин итү тотрылыгын көчәйтә. Шулай ук “Котлы-Бөкәш” подстанциясе Татарстанның биш районын электр белән, “Түбән Кама”дан Киров һәм Удмуртия энергия системаларына күәт транзитын тәэмин итә.
2014 елның 15 һәм 16 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Словениягә визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – республиканың министрлыклар һәм ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм укыту учрежденияләре җитәкчеләре.
Ике көнлек эш визиты программасы кысаларында – эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, шул исәптән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Словения Республикасы Дәүләт Советының рәисе Митя Бервар, Словения Республикасының икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек, Словения Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Само Хрибар-Милич белән очрашачак.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция делегациясе белән очрашуында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов катнашты.
Франция делегациясен сәламләп, “Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген республика югары бәяли”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан белән Франция даими рәвештә делегацияләр белән алышына. Инде егерме ел Франциядә Татарстан вәкиллеге эшли, Казанда Франция Республикасының виза үзәге һәм Alliancе Francaise мәдәни үзәге эшлиләр”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International