Санкт-Петербург делегациясенең Татартанга визиты

2014 елның 5 декабре, җомга
2014 елның 3-5 декабрендә Санкт-Петербург Вице-губернаторы Михаил Мокрецов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург делегациясе Татарстан Республикасына визиты узды. Визит кысаларында Санкт –Петербург делегациясе Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты, яклар хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Делегация әгъзалары Казанда югары технологияләр өлкәсендә - IT-паркта, “Химград” технополисында, Спортның су төрләре сарае һәм “Казан-Арена” футбол стадионында булдылар. Санкт-Петербургның эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасының предприятиеләр һәм оемалар вәкилләре катнашындагы эшлекле элемтәләр биржасында катнаштылар.
Санкт-Петербург Хөкүмәте исеменнән С.Сәйдәшев исем. Зур концерт залында «Бис-Квит» камера оркестры концерты узды.
Мәгълүмат өчен;
2013 елда Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасында регионара сәүдә әйләнеше 10,5 млрд.сум, шул исәптән- кертү - 7,9 млрд. сум, чыгару - 2,6 млрд. сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләр һәм оешмалар Санкт-Петербургка үзләренең товарларын җиткерәләр: «КОМЗ» ААҖ, «Л.Я.Карпов исем. химия заводы», «Генерирующая компания» ААҖ, «Серго исем. завод ПО» ААҖ, «Завод Эластик заводы» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, В.Д.Шашин исем. «Татнефть» ААҖ, «Татхимфармпрепараты» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Спартак» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «КВАРТ» ЯАҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы», «ИНВЭНТ» ҖЧҖ, «Алсу» АЧНФ ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Вакууммаш» ААҖ, «Радиоприбор» ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, «Бетар» ПКФ ҖЧҖ һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International