ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 2014 елның 3 декабрендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 14 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Technoсварка» 9 махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 2 утырышы узды. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов модератор булган әлеге утырышты, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “ВИАМ” ФДУП генераль директоры Евгений Каблов, “НИАТ” ААҖ генераль директоры Олег Сироткин, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов һәм башкалар катнашты.
Катнашучылары сәламләп, “Машина төзелеше - ил үсешенең мөһим күрсәткече булып тора”, - дип әйтте Равил Зарипов. “Бүгенге көндә республиканың машина төзелеше комплексы 150 эре һәм урта предприятиеләрне һәм оешмаларны үз эченә ала”, -дип хәбәр итте ул.
2014 елның 3 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 14 халыкара күргәзмәсе һәм «Technoсварка» 9 махсуслаштырылган күргәзмәсе эшен башлап җибәрде.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Милли авиация технологияләре институты генераль директоры Олег Сироткин, Бөтенроссия авиация материаллары институты генераль директоры, Россия Федерациясе Академиясенең академигы Евгений Каблов, Татарстан Республикасы Сәнәгать-сәүдә палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов һәм башкалар катнашты.
2014 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Форд Соллерс – Чаллы» предприятиесенең җитештерү цехларында булды. «Форд Соллерс» компаниясе – “Ford Motor Compan” һәм “Соллерс” ААҖнең уртак предприятиесе, Чаллының модернизацияләнгән заводында яңа җитештерү эшләтеп җибәрде.
Заводның җитештерү куәте – елына 115 мең автомобиль, хезмәткәрләр саны 1200гә җитә. Бүген проектка инвестицияләр күләме 400 миллион доллар тәшкил итә. Чаллыдагы җитештерү мәйданчыгы «В» сегментының массакүләм модельләрен чыгарачак. Чаллы заводындагы беренче моделе –субкомпактлы Ford Ecosport кроссоверы. Ford EcoSport предприятиедә тулы цикллы технология белән җитештереләчәк, әлеге модель махсус Россиянең юл шартларына һәм кулланучыларга яраклаштырылды.
2014 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү комплексында булды.
Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре озата йөрделәр.
“ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы – “Татнефть” ААҖ проектларының берсе – җитештерү көчләрен куллану буенча Россия Федерациясенең нефть эшкәртү җитештерүләре арасында беренче урында тора. 2011 елда сәнәгать эксплуатациясенә комплексның беренче чираты кертелде, 2500 хезмәт урыны булдырылды.
Бүген наноиндустрия предприятиеләренең өченче конгрессы кысаларында «ДАНАФЛЕКС» компаниясе төркеме” “Россиянең нанотехнолгияләр продукциясе” тамгасын рәсми рәвештә кулланырга рөхсәт алды. “Россиянең нанотехнолгияләр продукциясе”нең тамгасын һәм дипломнар тапшыруның тантаналы чарасы Мәскәүдәге Президент–отельдә узды.
“Россиянең нанотехнологияләр продукциясе” тамгасы Россиядә җитештерелгән, сыйфат ягыннан, характеристикалары һәм куркынычсызлык һәм контрофакт булмау дип расланган продукция өчен бирелә. Әлеге тамга инфраструктур һәм белем бирү программалары Фонды инициативасы белән булдырылган.
«ДАНАФЛЕКС» компаниясе төркеме” инде 13 ел дәверендә Россиядә лидер урынын биләп торучы, нонатехнологияләрне кулланып, тергәкләр эшләп чыгаручы компания.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 2 декабрендә Чаллыда Россия Федерациясе Премьер–министры Дмитрий Медведев рәислегендә Россиянең автомобиль техникасы базарына ярдәм чаралары турында киңәшмә уздырды. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобиль җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләде. Моның хакта Чаллыда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россиянең эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның 3–5 декабрендә Казанда «Машина төзелеше.Металл эшкәртү» һәм «TechnoСварка» халыкара күргәзмәләре узачак. 3 декабрьдә тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Күргәзмәләр эшендә Россия Федерациясе регионнарыннан һәм чит илләрдән машина төзелеше предприятиеләре үзләренең продукциясен тәкъдир итчәкләр. Күргәзмәләр ачылышы программасы кысаларында Татарстанның машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы узачак.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “Координация советы утырышының һәм фәнни–гамәли конференциянең төп максаты – машина төзелеше эшләнмәләрен проектлау һәм эшләп чыгару өлкәләрендә фәнни–техник казанышлары хакында фикер алышу, фәнни оешмалар белән машина төзелеше предприятиеләре комплексы арасында элемтәләрне киңәйтүдә һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү, яңа техникалар, технологияләр һәм материалларны эшләп чыгаруның һәм үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләү”.
2014 елның 30 ноябрендә һәм 1 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш визиты узды. Делегация составына республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керде.
Эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Төркия министрлыгы һәм ведомстволары җитәкчеләре белән, шул исәптән, Төркия Республикасының чит эшләр министры Мәвлет Чавышуглы, Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкче, Анкара шәһәре мэры Мәлех Гәкчек, «Синджан» оешкан сәнәгать зонасы җитәкчелеге һәм башка Төркия компанияләре вәкилләре белән очрашты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Анкарананың татар диаспоры вәкилләре белән очрашты. шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сиджан» сәнәгать зонасын да карады.
Татарстан Республикасы Президентының Анкарага баруның төп чарасы, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган рәислегендәге югары дәрәҗәдәге Россия һәм Төркия хезмәттәшлеге советының киңәйтелгән утырышында катнашу иде.

29
ноябрь, 2014 ел
шимбә

2014  елның 28 ноябрендә  Казан ратушасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының Стандартизация, метрология һәм сынаулар үзәге белән берлектә оештырылган атарстан Республикасының  иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесендә  җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия бәйгесе лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер–министры  Илдар Халиков катнашты. 


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 27 ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Тышкы Эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән чит дәүләтләр илчеләре өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы презентациясе узды. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Ттатарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашуны Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров ачты. Ул билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең уникаль регионы, анда төрле мәдәниятлар очраша һәм күп төрле милләт вәкилләре тату яши.

Татарстан шулай ук - илнең уңышлы һәм динамик үсеп баручы регионнарының берсе, берничә икътисадый күрсәткеч буенча беренче бишлеккә керә. Министр ассызыклаганча, республика икътисадый казанышлары белән генә түгел, ә мәдәнияты, тарихы белән дә горурлана ала.
Презентациядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул бигрәк тә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгына һәм шәхсән Сергей Лавровка күп еллар дәвамында республиканың халыкара элемтәләрен хуплавына рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International