КАМАЗга – 45!

2014 елның 13 декабре, шимбә
2014 елның 12 декабрендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «КАМАЗ» автозаводы төзелешен башлап җибәрүгә 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Чаллының Орган залы каршындагы мәйданда «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсе оештырылды, холлда кунаклар игътибарына «КАМАЗ» ААҖ тарих музее экспозициясе тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында уникаль документлар, көнкүреш предметлары, заводны төзи башлаганнарның беренче махсус эш киемнәре һәм башкалар бар иде.
Чара «КАМАЗ»ның 45 еллыгына багышланган спектакль премьерасы белән башланып китте. Аннары «КАМАЗ» ААҖ ветераннарын һәм алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Рөстәм Миңнеханов республика бүләкләрен тапшырды һәм камазлыларны бу күренекле дата белән котлады. Бүләкләнгәннәр арасында - «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, аңа Татарстан Республикасы Президенты «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “КАМАЗ” җ итештерүне модернизацияләү юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. “Татарстанны “КАМАЗ”дан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Без сезнең белән горурланабыз,”– дип әйтте Президент.
Бәйрәм кичәсен сәнгать осталары дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International