Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесенең региональ җиңүчеләрен бүләкләделәр

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
2014 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар ENES Бөтенроссия бәйгесенең региональ җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйгенең республика җиңүчеләре арасында:
“Энергия нәтиҗәлелегенең демонстрацияләү үзәгенең иң яхшышы” номинациясендә Казан дәүләт энергетика университеты (ректоры – Абдуллаҗанов Эдвард);
“Җәмәгать транспортында энергияне саклау өлкәсендә иң яхшы проект” номинациясендә «Метроэлектротранс» МУП (генераль директоры – Галявов Әсфан);
”Иң яхшы “Энергия нәтиҗәле йорт” номинациясендә “Уютный дом” идарә итү компаниясе ҖЧҖ”, Казан шәһәре, (генераль директоры - Нуриев Марат);
“Иң яхшы “Энергия нәтиҗәле офис” ҖЧҖ “Савиново- 54”, Казан шәһәре” (директоры – Салихов Фәнил);
Мәгълүмат өчен:
Бөтенроссия бәйгесе беренче тапкыр үткәрелде һәм “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” ENES 2014 халыкара форумына багышланган иде.
Ачык интернет тавыш бирү нәтиҗәләре буенча республика проектлары призлы урыннар яулап алдылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2014 елның 20 – 22 ноябрендә “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” ENES 2014 III халыкара форумы кысаларында үтте (Мәскәү шәһәре).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International