2015 елның 13 маенда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты Ул «Аммоний» ААҖ кайбер объектлары белән танышты (елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы).
2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашуы кысаларында “Алабуга” МИЗ территориясендә “Югорстрой” компаниясенең гидравлика җиһазларын җитештерү заводын ачу мәсьәләләре хакында сүз барды.
2015 елның 9 маенда Алабугада Җиңү Көнен бәйрәм иттеләр. Тантана “Без – Бөек Җиңү варислары” театральләштерелгән тамаша белән башланды. Бәйрәм чараларында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәр ветераннары советы рәисе Рәкыйп Мөбәрәкшин котладылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хөрмәтле фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуы белән чын күңелдән тәбрик итә.
2015 елның 7 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары әгъзалары катнашты.
2015 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән булган очрашуда катнашты.
2015 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.
Казан вертолет заводы шефлык итүче мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары катнашында заводта беренче тапкыр “Фәнгә беренче адымнар” фәнни-техник конференция узды (“вертолет” класслары булган 8 гимназия һәм 54 мәктәп).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре коллективларын, хезмәт ветераннарын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый.