Татарстан-Чехия хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
 

2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашуы кысаларында “Алабуга” МИЗ территориясендә “Югорстрой” компаниясенең гидравлика җиһазларын җитештерү заводын ачу мәсьәләләре хакында сүз барды.

Чехия Республикасының “Югорстрой” компаниясе - төгәл машина төзелеше  өлкәсендә эшләүче җитештерү предприятиесе. Компания самолетлар, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы өчен яраклы машиналар һәм башка техника җитештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International