«КВЗ» шефлык итүче мәктәпләр арасында фәнни-техник конференция узды

2015 елның 5 мае, сишәмбе
 

         Казан вертолет заводы шефлык итүче мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары катнашында заводта беренче тапкыр “Фәнгә беренче адымнар” фәнни-техник конференция узды (“вертолет” класслары булган 8 гимназия һәм  54 мәктәп).  

         Конференциянең җиңүчесе - “Вертолетны  тотучы винтка вертикаль һава агымнарының тәэсире” исемле эше белән  8 гимназиянең 10 В сыйныфы укучысы Адель Әхмәдиев.

         Конференциянең максаты – белемнәрне гамәлдә куллана белергә өйрәтү, укучылар арасында конкурентлылыкны арттыру һәм шуның нигезендә, белемнәрне арттыру мотивациясен үстерү.

             Конференциядә 22 укучы 15 эшләрен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International