ТР Хөкүмәте утырышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе мәсьәләләре каралды

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
 

          2015  елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, "Татарстан-2030" стратегиясен гамәлгә ашыру барышында 2030 елга тулай төбәк продукты үсеше, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 1,8 тапкыр, ваклап сату әйләнеше 1,9 тапкыр, төп капиталга инвестицияләр 1,7 тапкыр артыр дип фаразлана. Социаль үсеш күрсәткечләренә килгәндә, 2030 елга республика халкы 300 мең кешегә артачак, ә гомер озынлыгы 75 яшьне тәшкил итәчәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 3,7%тан артмаска тиеш.

Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгать үсешенең төп стратегик юнәлешләре хакында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International