Татарстан белән Кытай хезмәттәшлеге үсә

2015 елның 12 мае, сишәмбе
 

2015 елның 11 маенда  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АҖ компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән булган очрашуда алдагы Татарстан-Кытай хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алышты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Менделеевск муниципаль районында ашламалар, аммиак, метанол һәм башка химик матдәләр җитештерү буенча «Аммоний» заводын төзү безнең республика өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә бик мөһим . «Бу – Кытай партнерларыбыз катнашында зур инвестицион проектны гамәлгә ашыруның ачык мисалы. Ышанам ки, ул уңышлы булачак, чөнки газ химиясе юнәлеше бүген бик кирәкле» - дип ассызыклады.
            Юй Цзиньбо Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм «Аммоний» компаниясе җитәкчелегенә Менделеевск районындагы төзелештә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Аммоний» ААҖ җитәкчелеге белән берлектә без әлеге проектны быел август аенда эшләтеп җибәрергә җыенабыз”, - диде ул. «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АҖ компаниясе рәисе әлеге проект Татарстан белән Кытай арасындагы киләчәк хезмәттәшлеге өчен уңай башлангыч. Ул белдергәнчә, Кытай эшмәкәрләре Татарстан Республикасы һәм Россия белән химия һәм нефть, газ химиясе сәнәгате өлкәсендә озак вакытлы хезмәттәшлеккә ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International