Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов котлауы

2015 елның 8 мае, җомга
 

            Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хөрмәтле фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуы белән чын күңелдән тәбрик итә.

           Равил Зарипов ассызыклаганча, 9 май бәйрәме – безнең илебез өчен иң мөһим бәйрәм. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына дан һәм хөрмәт күрсәтү билгесе.

          Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләгәнчә, Россия һәм Татарстанның җитәкчелеге фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре тормышы өчен уңай шартлар тудыру сәясәтен гамәлгә ашыра. Ул шулай ук бүгенге Россиянең оборонасын ныгытуга  республиканың керткән өлешен билгеләп үтә.

              Кадерле ветераннарга һәм барлык татарстанлыларга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, тыныч, матур тормыш тели.

            Равил Зарипов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуы белән чын күңелдән тәбрик итә, фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International