Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 7 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары әгъзалары катнашты.

 Бөек Ватан сугышы ветераннарын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барлык җыелганнарны дә Бөек Җиңүгә 70 ел тулу белән котлады. “1945  елның 9  маенда совет гаскәрләре фашист режимы золымын бастырып, илебезгә бәхәссез олы Җиңү бүләк итте һәм канкойгыч сугышка нокта куйды. Бу дата аталарыбыз һәм бабаларыбызны данлау көненә, илкүләм горурлык, чиксез тирән рәхмәтләр җиткерү, олы хәсрәт һәм мәңгелек хәтер символы булып кереп калды”, - дип ассызыклады  ул.

           Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

          Шуннан бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

           Татарстанның иҗат коллективлары концерт программасы белән чыгыш ясады. РСФСРның халык артисты Лев Лещенко да тамашачыларга җырларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International