Р.Н.Миңнеханов «Аммоний» ААҖ объектларын карады

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 13 маенда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты  Ул «Аммоний» ААҖ кайбер объектлары белән танышты (елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы).

Комплексны төзү тәмамлану алдында, кайбер объектларда эшләтеп җибәрү эшләре башкарыла.

Җитештерүне эксплуатациягә агымдагы елда кертергә планлаштырыла.

Мәгълүмат өчен:

2010 елның 13 ноябрендә  Йокогама шәһәрендә (Япония) «Аммоний»  ААҖ һәм халыкара компанияләр консорциумы арасында Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше турындагы  контракт имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International