2015 елның 9 маенда Алабугада Җиңү Көнен бәйрәм иттеләр. Тантана “Без – Бөек Җиңү варислары” театральләштерелгән тамаша белән башланды. Бәйрәм чараларында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәр ветераннары советы рәисе Рәкыйп Мөбәрәкшин котладылар.
Митинг барышында Алабуганың 7 ветераннарын Алабуга районының “Хөрмәт” мактау билгесе белән бүләкләделәр. Ветераннар алдында шәһәрнең мәктәп укучылары, югары һәм урта – белем бирү махсус учрежденияләре укучыларының парады үтте. Алар артыннан “Үлемсез полк” – йөзләгән кеше кулларына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннарының фотоларын тотып, бер рәткә төзелеп узды.
Хөрмәтле кунаклар, ветераннар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, шәһәр халкы Хәтер мемориалы мәйданында чәчәкләр салдылар.
9 май көнне Алабугада “Хәтер музее” яңа музей ачылды.
Кич белән Ленин мәйданында “Җиңүнең салават күпере” халык иҗаты муниципаль бәйге җиңүчеләренең гала-концерты узды.
Бәйрәм чаралары бәйрәм салюты белән тәмамланды.