Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлау

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
 

           Татарстан Республикасы  Премьер-министры  урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре коллективларын, хезмәт ветераннарын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый.  

           Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, “Яз һәм хезмәт бәйрәме – тынычлык һәм иминлек, хезмәт кешеләренең бердәмлек символы”. Бу бәйрәм ватанына ихлас хезмәт иткәннәрне туплый, милли мәнфагатьләрне ныгыта.

            Равил Зарипов барлык ветераннарга, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре коллектиаларына уңышлар, тынычлык, бәхет һәм иминлек тели.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International