2015 елның 23 маенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионаты тәмамланды. Ябылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татнефть арена" боз сараенда узды.
2015 елның 29 маенда Түбән Каманың «Нефтехимик» боз сараенда химикларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Казан милли –тикшеренү технологик университеты, Казан Федераль университеты укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары - Бөтенроссия һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре, республиканың иң яхшы химия укытучылары катнашты. Барлыгы - 5 мең кеше.
2015 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттаховның Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре белән очрашуы узды.
2015 елның 19 маенда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ярышлары ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, «WorldSkills Russia» һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү Агентлыгы” Берләшмәсенең генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
2015 елның 19 һәм 20 маенда Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре Татарстан Республикасынаэш визиты белән килде.
2015 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә республиканың җәмәгатьне тукландыру предприятиләренең ирекле рәвештә сертификацияләүне үтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2015 елның 17 һәм 18 маенда Татарстан Республикасы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиягә эш визиты уза.
2015 елның 14 маенда “Алабуга” махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводы ачылышы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Росатом» ДК һәм «Композит» ХК, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашуы кысаларында Татарстанның Иракның Курд автоном районы белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.