WorldSkills Russia чемпионатындаТатарстан командасы җыелма команда зачетында җиңде

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
 

2015 елның 23 маенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионаты тәмамланды. Ябылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татнефть арена" боз сараенда узды.

WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионаты финалында Татарстан Республикасы командасы җыелма команда зачетында җиңде. Икенче урында – Сверловск командасы, өченче урында – Мәскәү командасы.

Әлеге чемпионата Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән, шулай ук Марокко, Израиль, Финляндия һәм Беларусь белән Казакъстаннан барлыгы 519 конкурсантны

WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатында Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән, 5 якын һәм ерак чит илдән -  Марокко, Израиль, Финляндия һәм Беларусь белән Казакъстаннан 519 конкурсант катнашты. Милли чемпионатның финалына 613эксперт, шул исәптән, 55 баш эксперт, Марокко, Израиль, Финляндиядән, Япониядән, Көньк Кореядән, ЮАР, Германия, Ирландиядән, Швейцариядән 19 халыкара эксперт, Беларусь һәм Казакъстаннан 22 эксперт килде.

Катнашучылар 55 компетенциядә ярышты. белән  Татарстан Республикасының 20 сәнәгать һәм сәүдә предприясе бәйге уздыру өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International