Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
 

 2015 елның 17 һәм 18 маенда  Татарстан Республикасы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиягә эш визиты уза.

17 майда Төркия Республикасы Денизли провинциясе эшлекле даирәләр белән очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең уңай динамикасын саклап калу бик мөһим. Ул билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең Төркиягә һәр визиты күп кенә  юнәлештәге тәҗрибә белән уртаклашу өчен уңай мөмкинлек.

Очрашуда Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Төркия бизнес-дирәләрнең вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International