Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлыгы һәм Кырым федераль округы вәкилләре белән очрашу узды

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
 

2015 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттаховның Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары  Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре белән очрашуы узды.

Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Дамир Сафиуллин һәм Равил Миңгалиев, Татарстан Республикасы энергетика, машина төзелеше, нефть химиясе комплексы предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекччәләре һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясе җитәкчеләре катнашты.

Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлыгының делегация составында - Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлыгының инфраструктураны үстерү һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны координацияләү Департаменты Директоры Евгений Катаев, Бахчисарай райны администрация башлыгы Игорь Кныр, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре иде.

Очрашу барышында энергетика, машина төзелеше, нефть химиясе өлкәсендә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тармакларындагы  перспектив юнәлешләр хакында фикер алыштылар.

Искәртеп үтәбез, 2015 елның 19 һәм 20 маенда Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре Татарстан Республикасынаэш визиты белән килде.

Визит кысаларында кунакларга шулай ук «Химград» технополисын, «Казан» агросәнәгать паркын, «ИНВЭНТ» технополисын, «Казан Арена» стадионын, Су төрләре спорт сараен, «Майский» җылылык комбинатын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International