2015 елның 19 һәм 20 маенда Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре Татарстан Республикасынаэш визиты белән килде.
Делегация составында Кырым Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм Севастополь шәһәре вәкилләре.
Делегациянең Татарстанга визиты кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу планлаштырыла.
Кунакларга шулай ук «Химград» технополисын, «Казан» агросәнәгать паркын, «ИНВЭНТ» технополисын, «Казан Арена» стадионын, Су төрләре спорт сараен, «Майский» җылылык комбинатын күрсәтәчәкләр.