2015 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Казандагы Венгриянең Генераль Консулы Ференц Контра белән булган очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов катнашты.
Яклар Татарстан һәм Венгрия арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Мәгълүмат өчен:
Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы 2015 елның 10 апрелендә ачылды.