"Алабуга" МИЗда «Алабуга-Волокно» заводы ачылды

2015 елның 15 мае, җомга
 

2015 елның 14 маенда “Алабуга” махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводы ачылышы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  «Росатом» ДК һәм  «Композит» ХК, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

         «Алабуга-Волокно» углерод җепселе җитештерә торган завод «Композит» белән «Росатом»ның уртак проекты. Завод 2012 елда төзелә башлаган иде. Беренче линиянең җитештерү күәте – елына 1,5 мең тонна углерод җепселе. Проектның бәясе 3 млрд сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International