Татарстанның Иракның Курд автоном районы белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашуы кысаларында Татарстанның Иракның Курд автоном районы белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, Иракның Курд автоном районы бүгенге көндә динамик рәвештә үсә һәм берничә эре проектны гамәлгә ашыра. Татарстан Ирак партнерлары белән икътисадый хезмәттәшлек итәргә әзер, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, сүз автоном район территориясенә “КАМАЗ” автомобильләрен һәм Ми-8, Ми-17 вертолетларын китерү турында бара.

Татарстан Республикасы нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра.

Эш визиты кысаларында Иракның Курд автоном районы делегациясе Татарстанның эре сәнәгать җитештерүләре белән танышачаклар, шул исәптән Казан вертолетлар заводы, нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче предприятиеләрдә булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International