2015 елның 29 маенда Түбән Каманың «Нефтехимик» боз сараенда химикларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Казан милли –тикшеренү технологик университеты, Казан Федераль университеты укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары - Бөтенроссия һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре, республиканың иң яхшы химия укытучылары катнашты. Барлыгы - 5 мең кеше.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, «Татарстанның химия һәм нефть химиясе предприятиеләре республика икътисадының төп позицияләрен формалаштыра, төбәкнең социаль мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим роль уйный.
2014 елда тармак предприятиеләре 292 млрд. сумлык продукция җитештерелде. Бүгенге көндә республика 895 мең тонна полиэтилен, 213 мең тонна полипропилен, 622 мең тонна синтетик каучук, 177 тыс. тонн югыч әйберләр, 120 мең тонна техник углерод һәм 13 млн. данәдән артык автошина, каплавычлар һәм резина камералары җитештерә. Республиканың химия һәм нефть химиясе предприятиеләрендә 49 мең кеше эшли”.
Быел Химиклар көнен Татарстан Республикасында үткәрү тантанасы илебез химиясендә һәм республиканың химия сәнәгатендә берничә юбилей даталарын билгеләү белән бәйле – Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее, ТАССРның 95 еллыгы, Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең 25 еллыгы, «НЭФИС-Косметик» ААҖ160- еллыгы, СССРның химия сәнәгате министры Л.А.Костандовның тууына 100 еллыгы, А.Е. Арбузов исем. органик һәм физика химиясе институты оешуына 70 ел тулуы.
Татарстан Республикасы Химиклар Көнен бәйрәм итү программасы кысаларында түбәндәгеләр булачак:
• Татарстан Республикасының нефть химиясе предприятиеләре тармагының Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган тарихи материаллар күргәзмәсе;
• тармак предприятиеләренең инновацион продукция, мәктәп укучыларының оригиналь техник идеяләр күргәзмз-презентациясе;
• химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын бүләкләү;
• җитештерүнең галимнәрен, җитештерүче галимнәрне, рационализаторны хөрмәтләү;
• “Һөнәре буенча иң яхшысы” һөнәр осталыгы буенча бәйге җиңүчеләрен бүләкләү;
• республиканың химия һәм нефть химиясе әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләрен бүләкләү;
• Татарстан Республикасының иң яхшы химия укытучыларын һәм олимпиадада җиңүче мәктәп укучыларын бүләкләү;
• мәдәни программа.