Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалы

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
 

2015 елның 19 маенда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ярышлары ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, «WorldSkills Russia» һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү Агентлыгы” Берләшмәсенең генераль  директоры Роберт Уразов катнашты.

WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалы Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр барачак. Бәйге мәйданчыклары “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә урнашкан. Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшә. Катнашучылар 55 компетенция буенча ярашачаклар.

Татарстан командасы төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча формалаштырылды. Республиканың җыелма командасында 93 кеше2. WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалында Татарстаннан 64 белгеч катнашачак. Финал ярышларында барлыгы 550 кеше катнаша, һәм татарстанлылар барлык

эшче белегечлекләре буенча да диярлек үз көчләрен сынап карый».

Татарстанның башкаласына 536 катнашучы һәм 486 эксперт катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International