2015 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә республиканың җәмәгатьне тукландыру предприятиләренең ирекле рәвештә сертификацияләүне үтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә кулланучылар хокукларын саклау һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария буенча баш идарәсе, коммерцияле булмаган оешмалар, “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе”, Казан шәһәре Башкарма комитетының азык-төлек һәм социаль тукландыру Департаменты, Казан шәһәре район администрацияләре, «Тест Татарстан» ЯАҖ, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлар һәм отельерлар Ассоциациясе вәкилләре катнашты.