Алматада Татарстан- Казакъстан Полимер форумы үтте

2015 елның 19 июне, җомга
 

2015 елның 18 июнендә Алматада  “Үзәк Азиянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе” II халыкара конференция кысаларында Татарстан –Казакъстан полимер форумы узды. Татарстан ягыннан форум эшендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләре («Нижнекамскнефтехим» САҖ,  «Казаньоргсинтез» САҖ,«Татнефть» ААҖ, «Техстрой» ҖЧҖ, «П-Д Алабуга-Стекловолокно» ҖЧҖ) вәкилләре катнашты. 

Форум кысаларында Казакъстан һәм Татарстан предприятиеләре презентацияләр үткәрде, нефть химиясе  сәнәгате, химия продукциясе, технологияләр өчен җиһазлар һәм комплектация өчен кирәк-яракларны китертү өлкәсендә ике яклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар,

Татарстан предприятиеләре Казакъстан коллегаларына  пластик, синтетик каучук, пыяла волокноның яңа маркалары хакында хәбәр итте. Казакъстан  предприятиеләре Татарстан продукциясен Казакъстан базарына китертү шартлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International