Татарстан белән «Росатом»ДК арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
 

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында “Росатом” атом энергетикасы буенча Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры Сергей Кириенко куйдылар. Кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Хезмәттәшлек турында килешү атом төш, радиация һәм экология иминлеген тәэмин итү белән бәйле федераль, ведомство һәм төбәк дәүләт сәнәгать, социаль һәм экология программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Яклар хезмәттәшлеге Татарстан Республикасының энергетика һәм икътисадый иминлеген арттыруга, икътисадый һәм фәнни-техник багланышларга, төбәкнең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасының минераль-чимал ресурсларын нәтиҗәле үзләштерүгә юнәлдерелгән өлкәләрдә алып барылачак дип көтелә.

Килешү кысаларында Татарстан Республикасының белем бирү учреждение укучылары һәм халыкка атом энергиясен куллану мәсьәләләре буенча мәгълүмати, мәгариф һәм белем бирү программалары гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International