17 июньдә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды. Чара Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов бу программаның республикада 2019 елга кадәр каралган исәбе буенча дүртенче нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы булуын искәртеп үтте. Ул 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый яктан үстерү стратегиясе кысаларында эшләнгән.
"Татарстан Дәүләт Советы әлеге стратегияне раслады, һәм бу алдагы 15 елга безнең төп документ санала, - диде Рөстәм Миңнеханов. "Стратегия-2030"да нефть-химия комплексы һәм машина төзелеше икътисад үсешенең төп нокталары буларак билгеләнгән". Ул хәбәр иткәнчә, 2030 елга кадәр Татарстанның ягулык-энергетика комплексы үсеше стратегиясе кабул ителде.
"Бу бик мөһим звенолар, алардан башка нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы тормышка ашырылмаячак", - дип ассызыклады республика лидеры. Аның сүзләренчә, бүгенгә нефть эшкәртү тармагында мәшгуль Татарстан предприятиеләренең Россия базарындагы өлешен арттыру өчен бөтен шартлар да булдырылган. Моннан тыш, илдәге икътисадый вазгыять импортка алмаш табу өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга булыша”,- дип өстәде Р.Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, нефть-газ-химия комплексын программалы якын килү нигезендә үстерү Татарстанның сәнәгать сәясәтен аерып тора торган билгесе.
"Комплексның предприятие һәм тармакларын интеграцияләү, бердәм система булдыру безгә кыска вакыт эчендә сәнәгать секторы эшчәнлеген торгызып, химия җитештерүен үстерү өлкәсендә Россиянең алдынгы төбәгенә әйләнергә мөмкинлек бирде", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
Татарстан нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча алдагы программаларны тормышка ашыру вакытында 1 млн 80 мең тонна егәрлекле база полимерлары җитештерүләре төзелде. Республикада пластик җитештерү 4 тапкырдан күбәйде, синтетик каучук чыгару буенча булган куәтләр арттырылды, яңалары эшләтеп җибәрелде. Әлеге вакыт аралыгында еллык каучук җитештерү 430 мең тонна - 3,3 тапкыр артты. Республика лидеры искәрткәнчә, алга таба да үстереләчәк "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы, минераль ашламалар заводы төзелде.
"Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләрен җәлеп итеп, "Алабуга" МИЗда пыяла һәм углеводород җитештерүләре – эшмәкәрлек өчен бөтенләй яңа юнәлешләр оештырылды. Полимер эшкәртү дә актив рәвештә үстерелә. Программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле массакүләм эшләнмәләр чыгару 6,5 тапкыр диярлек артты. Татарстанда үзебезнең полимер эшкәртү предприятиеләре булдырылды һәм бу процесс дәвам итәчәк", - дип ассызыклады Миңнеханов.
“Безнең энергетика чималы потенциалы нефть химиясе һәм химия сәнәгате продукциясен чыгару күләмен шактый арттырырга мөмкинчелек бирә. Бу эшмәкәрлекне һәм аның белән бәйле сәнәгать тармакларын актив үстерүгә ярдәм итәчәк”,- диде Р.Н.Миңнеханов.
2015-2020 елларга үсеш программасының төп нигезләмәләре «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин тәкъдим итте. Программа нигезендә, нефть-газ-химия комплексының барлык секторлары өчен җитештерүләрне модернизацияләү, инновацион инфараструктура булдыру, экология саклауны арттыру, иминлекне тәэмин итү, энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычлары куела.
Тулаем алганда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән программаны хуплады. Рөстәм Миңнеханов химия сәнәгатен үстерүнең яңа юнәлешләрен эзләү кирәклегенә һәм җитештерү белән фәннең интеграциясен үстерүгә аерым игътибар итте.