ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 1 июлендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге кичәрлегендә «ЮвелирЭкспо. Казан» XIII махсуслаштырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәнең максаты – ювелир эшләнмәләр базарының алга таба үсешен тәэмин итү, илдәге әлеге тармак җитештерүчеләре өчен Россия базарының яңа үрләрен яуларга ярдәм итү, халык арасында алтын-көмеш эшләнмәләрне сатып алу күләмен үстерү.


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 

30.06.2015 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә «Элит» (Elit Chocolate) Төркия компаниясе делегациясе белән очрашуы узды. «Элит» компаниясе1924 елда Стамбул шәһәрендә оештырылды. Кондитер, шоколад продукциясен җитештерүе белән танылган компания.

Очрашуда эре сәүдә челтәрләре һәм ваклап һәм күпләп сату предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

 

Республикада «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты III Республика телевизион фестивале старт алды.

Фестиваль мөһим  функция – яңа кадрлар формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популяризацияләү, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗадый потенциалын ачу функциясен башкара. «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты III Республика телевизион фестиваленә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлдерү өчен Түбән Кама (23 июнь), Әлмәт (29 июнь), Чалны (30 июнь) һәм  Казан (1 июль) шәһәрләрендә фестивальнең презентацияләрен үткәрәчәкләр.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
 

29 июньдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Илдар Халиков Россия Федерасендә Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –ТАтарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы  Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, республиканың зур предприятие вәкилләре катнашты.

   

2015 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тәрҗемә бүлеге мөдире Исмәгыйлев Энгиль Рәүф улына 55 еллык юбилее уңаеннан истәлекле бүләк бирелде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы тапшырды.


26
июнь, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 26июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Таатрстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Коркмаз групп» компания җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашуда «Коркмаз групп», «Генерирующая компания» ААҖ, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ һәм «КМПО» ААҖ компания вәкилләре катнашты.

Әлеге чара кысаларында «Коркмаз групп» компаниясе эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат бирелде, шулай ук «Коркмаз групп» компаниясенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре каралды.


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

24 июнь  көнне  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Грациано Силва белән булган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ның беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнашты. Очрашуда яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ачылырга тиешле ФАО бүлекчәсе шулай ук бердәм эшкә зур өлеш кертүенә һәм, шул исәптән регионнар белән дә, актив рәвештә хезмәттәшлек итүенә ышануын белдерде.

 

«Вертолеты России» Ростех Дәүләт корпорациясенә керүче Казан вертолетлар заводында 8 номерлы гуманитар гимназиянең “вертолет”физика-математика сыйныфының дүртенче чыгарылыш кичәсе узды.

Укуны тәмамлаучыларны котларга Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм А.Н. Туполева исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) вәкилләре килде. Чыгарылыш кичәсендә Казан вертолетлар заводы, КНИТУ-КАИ һәм 8 гимназия арасындагы өчяклы хезмәттәшлек итү кысаларындагы эшчәнлеккә ел нәтиҗәләре чыгарылды.


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
 

23 июньдә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә фәнни-техник һәм инновацион сәясәткә багышланган Икътисадый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүгенге көндә заманча конкурентлыкка сәләтле продукция чыгару һәм хезмәт күрсәтү өчен алдан фәнни-техник эшләнмәләр әзерләү мөһим.


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия буенча «Бритиш Петролеум» (BP) компаниясе президенты Дэвид Кэмпбелл белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.

Яклар Татарстан Республикасы һәм BP компаниясенең Россиядәге бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International