Очрашуда «Газпром теплоэнерго» АҖ компаниясе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы депутатлык корпусы, Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре үзәге, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ, «КМПО» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Казанский Гипронииавиапром»ЯАҖ вәкилләре катнашты.
«Газпром теплоэнерго»ААҖ җитәкчелеге компаниянең эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Очрашу барышында «Газпром теплоэнерго» АҖ Татарстан Рееспубликасы предриятиеләре белән хезмәттәшлек итүнең агымдагы һәм перспективага булган мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Мәгълүмат өчен:
«Газпром теплоэнерго» - Россиянең эре ягулык –энергетика холдингы. Россия Федерациясенең 23 төбәгендә 1306 ягулык –энергетика объектының, шул исәптән, Татарстан Республикасында да объектларның эшчәнлеген тәэмин итә.
Россия территориясендә 2005-2014 елларда ягулык-энергетика объектлары төзелешенә һәм реконструкцияләүгә инвестицияләр күләме 74,0 млрд. сумнан артты. 473 котельный төзелде һәм реконструкцияләнде.