Татарстан Республикасы белән Вологда өлкәсе арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды

2015 елның 19 июне, җомга
 

 2015 елның 18 июнендә  XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Вологда өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни тармакларда хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Очрашу кысаларында Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников ассызыклаганча, Татарстан бүгенге көндә икътисад үсешенең ачык мисалын күрсәтә. Ул искә төшергәнчә, күптән түгел генә Вологда өлкәсе делегациясе технопарклар, индустриаль мәйданчыклар, инновацион инфраструктура өлкәсендәге эшләнмәләр булдыру белән танышу өчен Татарстанга килгән иде.

Олег Кувшинников шулай ук Вологда өлкәсе территориясендә геологоразведка һәм нефть чыгару буенча «Татнефть» ААҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, бүген өлкәне автозаправка станцияләре челтәрен кору һәм Вологда өлкәсенә ягулык китереп тору мәсьәләләре кызыксындыра.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, Татарстан Вологда өлкәсе белән товар әйләнешен арттыру ягында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International