Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның «Данфосс» Дания компаниясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Данфосс» Дания компаниясе белән Татарстан Республикасының алдагы елларга  хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә «Данфосс» компаниясе җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге, Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре («Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Казэнерго» ААҖ) җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белдергәнчә, 2014 елның маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Danfoss A/S компаниясе арасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды. “Әлеге Килешү сәнәгатьтә, энергетикада, торак-коммуналь хуҗалыгында энергияне саклау өлкәсендә заманча технологияләрне кертү буенча икеяклы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең төп чараларын билгели. Әлеге Килешү нигезендә кызыксынучы яклар   бергәләшеп  чаралар Планын  “Юл картасы”н булдырылды, сәнәгатьтә һәм энергетикада энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча эш төркемнәре оештырылды”, - дип хәбәр итте Р.Зарипов.

«Юл картасы» нигезендә Danfoss A/S компаниясенең «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, «Казэнерго» ААҖ компанияләре белән җитештерүне оптимизацияләү, югары энергетика технологияле җиһазлар куллану буенча кайбер уртак проектлар планлаштырылган.

Татарстан Республикасында Энергияне саклау Көннәрен үткәрү кысаларында 2015 елның 1 апрелендә Казан дәүләт энергетика университетында «Данфосс» Дания компаниясенең фәнни-техник Үзәге ачылды.

Равил Зарипов ассызыклаганча, «Казандагы «Данфосс» компаниясе Үзәге – Россиядә күпьпрофильлелек белән аерылып торган иң эре фәнни-техник үзәкләреннән берсе. Бу Үзәктә студентлар һәм белгечләр көч электроникасы, иң алдынгы җылылык һәм суыткыч җиһазлар белән таныша ала».

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмә кысаларында капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Данфосс» компаниясенең хезмәттәшлек перспективалары, җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү буенча проектларны гамәлгә ашыруда «Данфосс» компаниясе җиһазларын куллану мөмкинлеге каралды.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International