XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән «Росатом» һәм «Россия челтәрләре» арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүләр имзаланачак

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 18-19 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе   XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша.

Форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук Татарстан Республикасы белән «Российские сети» ААҖ арасында электр энергиясе өлкәсендә  хезмәттәшлек итү турында Килешүгә имза салу планлаштырыла.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Вологода өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән, Япония халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) вәкилләре белән, WorldSkills International (WSI) җитәкчелеге, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе җәмәгатъчелеге белән булган очрашуларда катнашачак.

Мәгълүмат өчен:

Форум эшендә дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре, сәясәт лидерлары, Россиянең һәм халыкара компанияләрнең җитәкчеләре һәм топ-менеджерлары, дөнья оешмаларының әйдәп баручы экспертлар, россиянең  федераль һәм төбәк дәүләт  органнары хакимияте вәкилләре катнаша.

Форум кысаларында Энергетика компанияләре башлыклары саммиты, Яшь лидерлар форумы һәм Мәгълүмат агентлыклары саммиты булачак. Форумда беренче мәртәбә «Валдай» халыкара дискуссион клубы сессиясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International