Мәскәүдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышы узды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Мәскәүдә узган Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Утырыш 2014 елның эш нәтиҗәләренә һәм 2015 елда һәм алдагы елларга ведомствоның төп эшчәнлек юнәлешләренә багышланды.

Коллегия эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы ижтимагый шурасы, сәнәгать буенча Дәүләт думасы комитеты вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан сәнәгать тармакларын үстерү буенча узган елда гамәлгә ашырган чаралар турында хәбәр итте, сәнәгатьне үстерү буенча төп юнәлешләрне һәм якын перспективага ведомстволарның приоритетлы максатларын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International