2015 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе расланды. Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексының торышы һәм үсеш перспективалары хакында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы икътисадындагы ягулык-энергетика комплексының ролен билгеләгәндә, Равил Зарипов “бүгенге көндә комплекс предприятиеләре сәнәгать продукциясенең 50 процентын чыгара, төбәк кеременең 75 процентын һәм 60%ка якын салым керемен тәэмин ителә. Шуңа республика өчен аның үсеш перспективаларын билгеләү мөһим булып кала”,- дип ассызыклады министр.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе республиканың нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, энергетика һәм газ белән тәэмин итү үсеше алдагы елларга перспективаларын, алар үсешенең максатчан ориентирларын билгели.
Нефть чыгару өлкәсендә төп максат – нефть чыгаруның еллык 33 млн.тоннага ирешү күрсәткечләрен 2030 елга кадәр саклап калу, шул исәптән, кече нефть компанияләренең 6,4 млн.тоннаны саклау.
2030 елга табигый газны куллану 23 млрд.куб метр тәшкил итәчәк.
Ягулык-энергетика комплексы тармакларын үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешү өчен Стратегия дәүләт сәясәтенең кайбер чаралар һәм механизмнар каралган:
• ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә идарә органнарында дәүләт вәкиллеге институтын куллану;
•җир асты байлыкларыннан файдалану максатларында җир кичәрлекләрен бирү мәcьәләсе буенча законнар белән җайга салуны камилләштерү;
• электр һәм җылылык энергиясенең катнаш җитештерүен стимуллаштыру;
• энергияне сак тоту мотивациясе системасын кертү;
• газлы мотор ягулыгын куллануны стимуллаштыру;
• экологик стандартларын куллануны стимуллаштыру;
• федераль һәм дәүләт максатчан программаларында катнашырга ярдәм итү.