«ЮвелирЭкспо. Казан» XIII махсуслаштырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
 

2015 елның 1 июлендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге кичәрлегендә «ЮвелирЭкспо. Казан» XIII махсуслаштырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәнең максаты – ювелир эшләнмәләр базарының алга таба үсешен тәэмин итү, илдәге әлеге тармак җитештерүчеләре өчен Россия базарының яңа үрләрен яуларга ярдәм итү, халык арасында алтын-көмеш эшләнмәләрне сатып алу күләмен үстерү.

Быел катнашучылар арасында Екатеринбург, Калининград, Кострома, Махачкала, Мәскәү, Новосибирск, Пермь, Ростова-на-Дону, Санкт–Петербург, Якутия һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 200 артык ювелир әйберләр җитештерүче һәм аларны сатучы оешмалар катнаша.

Күргәзмә кысаларында семинарлар, “түгәрәк өстәлләр”, тренинглар, сәүдә оешмалары вәкилләре белән  эшлекле очрашулар, сөйләшүләр, күпләп һәм берәмләп сату, бай мәдәни программа оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International