«Элит» (Elit Chocolate) Төркия компаниясе делегациясе белән очрашу

2015 елның 30 июне, сишәмбе
 

30.06.2015 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә «Элит» (Elit Chocolate) Төркия компаниясе делегациясе белән очрашуы узды. «Элит» компаниясе1924 елда Стамбул шәһәрендә оештырылды. Кондитер, шоколад продукциясен җитештерүе белән танылган компания.

Очрашуда эре сәүдә челтәрләре һәм ваклап һәм күпләп сату предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашу кысаларында «Элит» компаниясе вәкилләре компаниянең эшчәнлеге һәм перспективалары турында хәбәр иттеләр, җитештерелә торган продукциясенең дигустациясен үткәрделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасындагы хезмәттәшлек итүнең  перспектив юнәлешләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International