Республикада «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты III Республика телевизион фестивале старт алды.
Фестиваль мөһим функция – яңа кадрлар формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популяризацияләү, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗадый потенциалын ачу функциясен башкара. «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты III Республика телевизион фестиваленә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлдерү өчен Түбән Кама (23 июнь), Әлмәт (29 июнь), Чалны (30 июнь) һәм Казан (1 июль) шәһәрләрендә фестивальнең презентацияләрен үткәрәчәкләр.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А.Ш.Хөсәенов, Татарстан Республикасы Президент Аппараты вәкилләре, «Созвездие – Йолдызлык», республика предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашалар.