2015 елның 26июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Таатрстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Коркмаз групп» компания җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашуда «Коркмаз групп», «Генерирующая компания» ААҖ, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ һәм «КМПО» ААҖ компания вәкилләре катнашты.
Әлеге чара кысаларында «Коркмаз групп» компаниясе эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат бирелде, шулай ук «Коркмаз групп» компаниясенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре каралды.
Мәгълүмат өчен:
«Коркмаз групп» (KORKMAZ A.S. ) компаниясенә 1950 нигез салына.
1978 елдан KORKMAZ A.S. импорт-экспорт өлкәсендә халыкара эшчәнлек белән шөгыльләнә (он, шикәр, көнбагыш һәм башкалар).
2005 елдан компания эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - заводлар, шул исәптән, энергетика өлкәсендә заводлар төзү.
2008 елда KORKMAZ A.S KEY ENERGY төзү компаниясе, иң эре SGCC Кытай электр энергиясе компаниясе һәм WEIPU инвестицион компаниясе белән берлектә TEYO A.S.. уртак компания оештырылды.