24 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Грациано Силва белән булган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ның беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнашты. Очрашуда яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ачылырга тиешле ФАО бүлекчәсе шулай ук бердәм эшкә зур өлеш кертүенә һәм, шул исәптән регионнар белән дә, актив рәвештә хезмәттәшлек итүенә ышануын белдерде.
Татарстан үзен авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәре буенча лидер дип саный, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, ул шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары, АСК өлкәсендәге республика программалары, эре агросәнәгать комплекслары эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашуны тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов һәм Грациано Силва барында Казан аграр университеты һәм Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы арасында килешү имзаланды.