Казан вертолетлар заводында 8 гимназиянең “вертолет” сыйныфының чыгарылыш кичәсе узды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
 

«Вертолеты России» Ростех Дәүләт корпорациясенә керүче Казан вертолетлар заводында 8 номерлы гуманитар гимназиянең “вертолет”физика-математика сыйныфының дүртенче чыгарылыш кичәсе узды.

Укуны тәмамлаучыларны котларга Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм А.Н. Туполева исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) вәкилләре килде. Чыгарылыш кичәсендә Казан вертолетлар заводы, КНИТУ-КАИ һәм 8 гимназия арасындагы өчяклы хезмәттәшлек итү кысаларындагы эшчәнлеккә ел нәтиҗәләре чыгарылды.

Казан вертолетлар заводы КНИТУ-КАИ белән берлектә предприятиеләргә һөнәри юнәлеш бирү, кадрлар әзерләү һәм вертолетлар төзелеше тармагына яшь белгечләркитертү программасы кысларында 8 гимзназиягә ярдәм итәләр. Хезмәттәшлек итү программасын киңәйтү максатында, 2014 елның сентябреннән завод КНИТУ-КАИ Инженер фестивале кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 54 мәктәбендә “вертолет” сыйныфын ачу турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International