ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Куба Республикасының делегациесе белән очрашты

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
 

29 июньдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Илдар Халиков Россия Федерасендә Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –ТАтарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы  Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, республиканың зур предприятие вәкилләре катнашты.

Очрашуда Куба Республикасы һәм Россиянең бер төбәге буларак Татарстан белән киләчәктә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Азатлык утравы территориясендә бүгенге көндә Латин Америкасында файдаланыла торган Россия вертолетларын ремонтлау өчен сервис үзәген төзү турында сүз барды. Моннан тыш, ике яктан да катнашучылар сәламәтлек саклау, фармацевтика, машина төзелеше, туристлык һәм нефть химиясе өлкәсендәге уртак проектларны гамәлгә кертү турында сөйләштеләр.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, соңгы вакытта Татарстан һәм Кубаның күп уртак чаралары булды. Иң әһәмиятлеләре: Казанда Хөкүмәтара Россия-Куба комиссиясенең 13 утырышы, Татарстанга Куба Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардл Кабрисасның килүе һәм башкалар. .

"Бөтен юнәлешләр буенча да актив эшләргә кирәк. Кубада Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиллеге бар, кирәкле тәҗрибә һәм элемтәләр дә бар", дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Эмилио Лосада Гарсиа Илдар Халиковка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының Куба өчен әһәмиятле стратегик партнер булып калуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International