23 июньдә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә фәнни-техник һәм инновацион сәясәткә багышланган Икътисадый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүгенге көндә заманча конкурентлыкка сәләтле продукция чыгару һәм хезмәт күрсәтү өчен алдан фәнни-техник эшләнмәләр әзерләү мөһим.
Предприятиеләрнең түбән дәрәҗәдәге инновацион активлыгы һәм интелектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен куллануда пассивлыгы күзәтелә. Бүгенге көндә барлык алынган патентларның өчтән бер өлеше бер предприятиегә– “Татнефть” ААҖ туры килә.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, бирелгән патентларның яртысыннан киме генә кулланыла, бу һәр конкрет ачышның сәнәгатьтә куллануга әзер булмавын, җитештерүдәге реаль ихтыяҗларга эшләнмәләрнең туры килмәвен күрсәтә. Предприятияләргә– федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә барлык ярдәм итү чараларыннан файдалынырга кирәк.
Икътисадый совет утырышында Россия төбәкләрендә инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең роле турындагы нотык белән Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгышында сәнәгать сәясәтендә һәм импортка алмаш табуда фән роленең әһәмиятен, инновацияләр булдыруда идеяләрне коммерциализацияләү күзлегеннән караганда сәнәгатьне үстерүне билгеләп үтте, шулай ук яңа технологияләр кертү мәсьәләләрендә сәнәгать предприятиеләренең Вузлар һәм фәнни оешмалар белән хезмәттәшлек мисаллары китерелде.