Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия буенча «Бритиш Петролеум» (BP) компаниясе президенты Дэвид Кэмпбелл белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.
Яклар Татарстан Республикасы һәм BP компаниясенең Россиядәге бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Әңгәмә барышында Дэвид Кэмпбелл Рөстәм Миңнехановка Британия нефь-газ компаниясенең Россия Федерациясендәге эшчәнлеге һәм Казан федераль университеты белән күпьеллык хезмәттәшлеге турында хәбәр итте.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Дэвид Кэмпбеллга Татарстан Республикасы югары белем бирү системасына керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтен тапшырды.