2015 елның 21 июлендә «КАМАЗ» САҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган “Машина төзелешенең күпфункциональ гамәли квалификацияләр үзәге” проекты Чаллы һәм “Камаарты” регионы предприятиеләренә презентацияләнде.
Үзәкнең беренче мәйданчыгында - Кама дәүләт автомеханика техникумында (КГАМТ) узган әлеге чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә, мәгариф һәм фән, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Кама инновацион территориаль- җитештерү кластеры, эре предприятиеләр - төбәкнең партнерлары һәм эш белән тәэмин итүчеләр катнашты.
“Машина төзелешенең күпфункциональ гамәли квалификацияләр үзәге”- белгечләрне әзерләү буенча инновацион укыту үзәге –дөньякүләм компанияләр тәҗрибәсен исәпкә алып, заманча укыту-материаль һәм методик база белән җиһазландырылган, эшче һөнәрчелекләрнең нигезләрен өйрәнү буенча алдынгы укыту мәйданчыгы булыр дип исәпләнә. “Машина төзелешенең күпфункциональ гамәли квалификацияләр үзәге” оештыручалары - «КАМАЗ» САҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм Кама дәүләт автомеханика техникумы.
2015 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан шәһәрендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, чемпионатны оештыру өчен төрле эшчәнлек юнәлешләре өчен җавап бирүче 13 эш төркеме оештырылды.
Һәр төркемнең җитәкчесе халыкара чарага әзерлек эшләре турында сәйләделәр.
2015 елның 20 июлендә Улан – Удэ шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицин имзаладылар.
Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Байкал урман компаниясе» ААҖ Ильинка агач эшкәртү комбинатын карадылар. Шулай ук татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашу узды.
2015 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә узган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесен оештыру комитеты утырышында республика бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгардылар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” 2015 бәйгесендә катнашырга теләп, 192 җитештерүче оешмалардан, учрежденияләрдән һәм республиканың халык сәнгате предприятиеләреннән 443 заявка кабул ителде.
2015 елның 17 июлендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә 500 кВлы Щелоков подстанциясен ачу тантанасы узды. Анда Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре катнашты.
2015елның 17 июлендә Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ генераль дирекциясендә Идел буе федераль округында (ИФО) газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ИФО субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Мәскәүнең Россия Федерациясе Оборона идарәсенең милли үзәгендә узган хәрби продукцияне Бердәм кабул итү көне кысаларында “Россия вертолетлары” холдингы Россиянең оборона министрлыгына Казан вертолетлар заводында төзелгән Ми-8МТВ-5-1 яңа хәрби –транспорт вертолетларының партиясен тапшырды. Хәрби продукцияне Россия Федерациясе оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу кабул итте.
Яңа вертолетлар партиясен тапшыру Казан вертолетлар заводында видеоконференц элемтә режимында үтте.
2015 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2015 елның 14 июлендә Ульянда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Идел буе Федераль округында Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе Федераль округының сәнәгать сәясәте буенча Советының беренче утырышын уздырдылар. Киңәшмә сәнәгатьтә импортка алмаш табу мәсьәләләренә багышланган иде.
Совет эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты. Ул Советта катнашучыларга Татарстанда импортка алмаш табу өлкәсендә алып барыла торган эшчәнлек, импорт чималына алмаш табуда сәнәгать предприятиеләренең адымнары хакында һәм яхшыртылган сыйфатлы эшләнмәләрне үзләштерү хакында хәбәр итте.
2015 елның 14 июлендә “Россия Сбербанкы” ААҖ Идарә Рәисе Герман Грефның Татарстан Республикасына визиты кысаларында Иннополис кичәрлегендә Республика предприятиеләренең инвестицион проектлар күргәзмә- презентациясе узды, шулар арасында - «Интерскол» ҖЧҖ («Алабуга» МИЗда электр инструментларын киңәйтелгән җитештерелүе), «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ (кабель-үткәрүче продукция җитештерүен оештыру), «ТИС» ҖЧҖ «Фиксит» инженер-техник үзәге» ҖЧҖ бар иде.